18 май 2012 яңалыклары
-
“Маяк”ны гомер буе алам
Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында кичә Азнакай үзәк почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбунәче көне" үткәрде. Бу көнне иртәнге тугыздан кичке өчкә кадәр район-шәһәрдә яшәүче һәркемгә үзәк, республика, җирле басмалар белән танышып, үзе теләгәненә язылу мөмкинлеге тудырылды. "Әбунәче көне"ндә газета-журналларны актив алдырган укучыларны күңелле сюрпризлар да көтә иде. Шуларның берсе...
-
Беркем дә онытылмый
Әфганлыләр өмә вакытында Әфган сугышында районыбызның йөзләгән егете үзенең интернациональ бурычын үтәде. Аларның алтысы шәһит китте, гәүдәләре белән даннары гына туган якларына әйләнеп кайтты. Батырларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәрнең Җиңү мәйданында "Кара лалә" һәйкәле калыкты. Соңгы елларда анда локаль конфликтларда һәлак булган өч якташыбыз исеме дә өстәлде. Бөек Ватан сугышында...
-
“Маяк” газетасы – сезнең өчен!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
-
19 май – Татарстанда Матбугат көне
Бу - безнең көн! Барлык газета укучыларыбызны, хәбәрчеләребезне бәйрәмебез белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар юлдаш булсын!
-
Хезмәт туплый да, начарлыктан да аралый
Ел саен мәшгульлек үзәге 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын файдалы итеп оештыру буенча максатчан программаны тормышка ашырып килә. Яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыруның максаты - коллективта тәҗрибә туплату, һөнәри-эшлекле дөнья белән таныштыру, үсмерләрнең караучысыз йөрмәвенә чик кую, аларны социаль яклау һ.б. Быел бу юнәлештә ниләр эшләнүе белән кызыксынып, без...
-
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибе
Мәктәпләрдә, һөнәр бирү учреждениеләрендә укучылар каникул вакытларында, шулай ук укудан соңгы буш вакытларында эшкә урнаша ала. Закончалык нигезендә 14 яше тулган үсмерләр белән хезмәт килешүе төзү рөхсәт ителә, әмма тәкъдим ителүче эш җиңел, аларның сәламәтлегенә һәм уку процессына зыян китермәслек булырга тиеш. 16 яшькәчә үсмерләр атнага 24 сәгатьтән дә, ә...
-
Хәбәрләр
Донор көне үткәрелә 22 майда районда "Донор көне" үткәрелә. Кан тапшырырга теләүчеләрнең 8.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай район үзәк сырхауханәсенең элекке кан тапшыру бүлегенә (Хәсәншина ур., 21) мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен тел. 9-49-50, 9-38-43. Ашыгыч пенсия ярдәме Медицина хезмәткәрләренең пенсия тәэмин ителеше турында хокукларын аңлату, шулай ук пенсия билгеләүдә аларны кызыксындырган...
-
Милли ашлардан авыз иттеләр
Районыбызда татарлар, руслар, әрмәннәр, үзбәкләр, молдаваннар һәм башка күп кенә халык вәкилләре яши. Аларның милли ашлары белән таныштыру үзара дустанә, килешеп яшәүне тәрбияләү чарасы булып тора. Әлеге максатларда шәһәребезнең җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре Милли аш-су көннәре уздыра. Мәсәлән, 16 майда азнакайлылар "Инфинити" кафесында үзбәк, рус, татар ашларыннан авыз итте. Зал бәйрәмчә...
-
Очар канатларың булса...
Узган атнада Чатыр тауда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган парапланда очу буенча ярышлар үтте. Ярышларда Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Зәй, Азнакай, Баулы, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән 23 спортчы катнашты. Казан шәһәреннән баш хөкемдар Р.Туйкин ярышларның төп шартлары белән таныштырды. Ераклыкка очу буенча Альберт Хуҗеев (Баулы) - беренче урынга чыкты. Рөстәм Мәһдиев...
-
Азнакай йолдызчыклары
Район балалар китапханәсендә Азнакайның 25 еллыгына багышлап, зирәк, сәләтле яшь буын белән очрашу кичәсе узды. Балалар ясаган рәсемнәрдән "Туган җирем - торган җирем", кул эшләреннән "Безнең оста куллар" һәм китаплардан "Балкый Азнакай таңы" күргәзмәләре оештырылды. Кичәбезне моңлы җыры белән Азамат Миргалиев башлап җибәрде. Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе укучылары Альбина һәм...
-
ЮХИДИгә сәяхәт
Безнең 14 нче "Родничок" балалар бакчасы белән дәүләт автоинспекциясе арасында тыгыз бәйләнеш яши. Без анда сәяхәттә булабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча ел дәвамында алган белемнәрне, күнекмәләрне ныгытабыз. Биредә балаларны Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Рафаил Шәрәфиев, ТР юл йөрү куркынычсызлыгының фәнне һәм белем...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Районда иртә бөртеклеләр чәчүнең бер атна элек үк төгәлләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Хәзер кышкы суыкларда өшегән 10 мең гектардагы уҗым үсентеләре мәйданына яңа культуралар чәчү төгәлләнеп килә. Агросәнәгать предприятиеләрендә һәр эш комплекслы алып барыла. Бүген төп көч терлек азыгы чәчүгә юнәлдерелгән. Район буенча ул 10 003 гектарда, ягъни...
-
Балаларны наркотиклардан сакла, “үлем” белән кайда сәүдә итәләр, белсәң, хәбәр ит!
Ышаныч телефоны: 8(495) 621-43-91 Аноним хәбәрне район эчке эшләр бүлегендәге махсус тартмага салырга, дежур частька 02, 7-30-87 һәм 89172400887 телефоннары аша да җиткерергә мөмкин.
-
“Кәеф ничек?” кунакка килә
21 майда, дүшәмбе, 15.00-16.00 сәгатьтә Тымытык авылы Мәдәният йортында; 18.00-20.00 сәгатьтә Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур.,6) "Кәеф ничек?" газетасы белән иҗади очрашу уздырыла. Сез газета директоры Илназ Сафиуллин белән очрашып, аның җырларын тыңлый һәм "Кәеф ничек?"кә языла аласыз.Рәхим итегез! Азнакай почтамты
-
Скутер – җитди транспорт
Яз җитү белән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда скутерчылар пәйдә булуына хәзерләнә башлый. Аларның беренчеләре, кар эрү белән, урамнардагы машина юлларында чабыша башлады инде. Скутерда йөрүче яшүсмерләр еш кына юл иминлегенең гади кыгыйдәләрен дә сакламый. Күз алдына китерегез: әтисе белән улы кышкы айларда гараж тузаны кунган каплавыч эченнән скутерны чыгаралар. Бу мизгелне...